tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вәлиулла Якупов турында: капчыклап китап чыгаручы, беренче танышу хезмәтен булдыручы
Вәлиулла Якупов турында: капчыклап китап чыгаручы, беренче танышу хезмәтен булдыручы

Вәлиулла Якупов турында: капчыклап китап чыгаручы, беренче танышу хезмәтен булдыручы

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөселман руханилары һәм шәкертләре күренекле татар мәгърифәтчесе, дин белгече Вәлиулла хәзрәт Якуповны «Якупов укулары»нда беренче танышу хезмәтен оештырган, миллион китап чыгарган, ислам традицияләрен кире кайтара алган шәхес буларак искә алды. «Интертат» җыендагы фикерләрне тәкъдим итә.

Искә төшереп узыйк, Татарстан мөфтие урынбасарын 2012 елда үз йортының подъезды янында атып үтерделәр. Әлеге теракт республика тарихында резонанслы вакыйгаларның берсе булып тарихка керде. Вәлиулла хәзрәт традицион ислам карашлары үсешенә комачауларга тырышкан ваххабитлар кулыннан һәлак булды. Әмма ул алып барган эш онытылмады. Аны «Якупов укулары»н уздыручылар һәм көрәштәшләре дәвам итә.

Быел «IX Якупов укулары» Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылды. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора. Ул 1990 елларда әлеге уку йортын ачу өчен көрәш алып барган кешеләрнең берсе санала. Соңыннан ул аның беренче ректоры да була.

«Ислам яңарышының локомотивы иде»

Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды. Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин фикеренчә, Вәлиулла хәзрәт Якупов — традицион исламны кайтару юнәлешендә эшләгән, ислам яңарышының алдынгы рәтендә торган шәхес.

Бүгенге көндә Татарстанда 1500 мәчет, 82 дини уку йорты бар. Шатланырлык нәтиҗәләребез күп. Вәлиулла хәзрәт нәкъ менә шуның башлангычында торды. Ул ислам яңарышының локомотивы иде. Ул анда кайнаган кеше генә түгел, шул өлкәдә эшләр алып барган, кайгырып йөргән шәхес. Вәлиулла хәзрәт ул чорда мәгариф системасын барлау, үзебезнең традицияләрне кайтаруга зур өлеш кертте.

Вәлиулла хәзрәт үз вакытында «Иман» нәшриятын ачып җибәреп, меңнән артык исем белән миллионлаган тиражлы китап-газеталар нәшер итте. Аның кадәр чыгарган дини нәшриятлар Россиядә юк. Ул тар кысаларга гына бикләнеп калмады, дөньяви авторларның китапларын да чыгарды. 1930 елларда Люциан Климовичның «Ислам в царской России» дигән атеистик хезмәтен дә бастырган иде.

Аның сайланма әсәрләрен бастырып чыгарсак, яхшы булыр иде. Актуальлеген югалтмаган мәкаләләре бихисап, — дигән тәкъдим белән чыкты ректор.

«Җиде капчык китабын өемә ташыдым»

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев фикеренчә, Вәлиулла хәзрәт хезмәтләренең никадәр мөһим икәнлеген белү өчен, 1990 елларда яшәп карарга кирәк.

1989 елда шәкертләргә укыта башлаганда гарәпчә язылган бернинди хезмәт тә юк иде. Газета-журналлардан өзекләр, Тукайның гарәп имлясында язылган әсәрләрен тараттым. Вәлиулла хәзрәт 1990нчы еллар башында укучылар өчен «Мөгаллим әүвәл» дәреслеген чыгарып бирде. 1993 елда «Коръән укулары»нда 300ләп бала катнашты, менә шунда ул җиде капчык китап биргән иде, мин аны өемә капчыклап ташыдым. Өендә ничек яшәгәндер ул, тәрәзә төбендә дә китап, бөтен бүлмәсе китап белән тулган иде. Кая барса да, китап алырга тырыша иде.

Вәлиулла бер төрле генә булмады, дин үсеше буенча төрле кыяфәткә керде. Сакал турында китап чыгарды: «Җәлил абый, синең белән бәхәсләшәбез, әмма сиңа ачуланып булмый», — диде. Вәлиуллага сакал турында 7 хәдиснең барлыгы һәм бездә сакалны күркәм итеп йөртергә кирәклеге язылган булуы турында сөйләп бирдем. «Зур сакаллы кешенең әллә ар, әллә рус, әллә татар икәнлеген аңлап булмый. Ә безнең бабаларыбыз кечерәк кенә, матур гына итеп йөрткәннәр сакалны. Безгә шулардан үрнәк алып яшәргә кирәк», — дигәч, Вәлиулла хәзрәтнең фикере үзгәрде.

Вәлиулла мине искә алып сөйләр дигән идем, кызганыч, миңа аны искә алып сөйләргә туры килә, — диде Җәлил хәзрәт.

Мөселман китапханәсе, танышу хезмәте һәм Ленин йортында беренче дини укулар
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Вәлиулла хәзрәтнең Совет идеологиясенең төп бинасы — Ленин мәдәният йортында 1990нчы елларда дин буенча уку-укыту эшләрен башлап җибәрүен сөйләде.

Ул КФУ профессорларын да, гарәп остазларын да чакырды. Тигезлекне саклап кала алу ысулын белде ул. Шәкертләрне гарәп остазларына гына биргән булсак, нәрсә буласы билгесез иде.

1990нчы елларда унга якын мәдрәсә эшләп килде. 1995 елда мәдрәсәләр беренче лицензияләрне ала башлады, дәүләт тарафыннан таләпләр куелды. Хәзерге заман таләпләрен карасак, алар дөньяви уку йортларыннан бер ягы белән дә аерылмый.

2008 елда мәдрәсәләргә лицензия алу катлауланганнан соң, Вәлиулла хәзрәт Татарстанда булган бөтен мәдрәсә өчен уку-укыту стандартларын тәкъдим итте. Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул кабул ителде һәм Вәлиулла хәзрәт мәдрәсәләр эшчәнлеген дәвам иттерә алды.

1990 елларда мөселман яшьләре күбәйде, алар бер-берсен таба алмый йөрде. Вәлиулла хәзрәт Татарстанда беренче танышу хезмәтен оештырып җибәрде: социаль мөһим вазифаны да үтәде. Диния нәзарәтенең икенче катында мөселман китапханәсен дә ачып җибәрде.

Көн-төн хезмәт иттеләр, кешене агарту өчен, 3-5 битлек булса да китап чыгарып, халыкка дин турында тәгълимат тараттылар. Вәлиулла хәзрәт кулы астында «Иман» нәшриятында иллеләп хезмәткәр эшләде. «Иман» нәшрияты динне үстерүдә Татарстанда гына түгел, бөтен Россия күләмендә зур хезмәт куйды. Хәзер «текә» нәшриятләр күп, әмма башка типографияләр ябылганда «Иман» чәчәк атып, халыкны мәгърифәтле итә алды. Хәзерге вакытта да «Иман» нәшриятында чыккан китапларның тышлыгын алып, «минем китап» дип, үзләренеке итеп чыгаручылар бар, — дип саный Зөлфәт хәзрәт.

«Иман» нәшриятында чыгарылган китап ислам динен тоткан һәр татар гаиләсендә бар»

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе укытучысы Әхмәд Сабиров «Иман» нәшриятының эшчәнлеге Вәлиулла хәзрәттән аерылгысыз булуын искәртте.

Ул — дини мәгърифәтнең нигезендә торучы шәхес. Мәчетләрне кайтарды, аларны төзекләндерде, эшчәнлекне оештырып җибәрде. Шәкертләре «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен ике елда тәмамлап, башка дөньяви уку йортларында гарәп телен укытырлык дәрәҗәгә җиткәннәр иде.

Вәлиулла хәзрәт Россия ислам университеты эшчәнлеген җайга салу өчен көч сарыф итте, Диния нәзарәтен оештыруда төп өлешен кертте, ислам мәдәниятен үстерү үзәген оештырды. Дин буенча мәгълүмат юк заманда ике бүлмәне арендага алып, «Иман» нәшриятын эшләтеп җибәрде ул. Аның шартлары уңай булмады. Беренче хезмәтләре кулдан язылып барылды, газета өчен кулланыла торган кәгазьләр дә сирәк иде. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләрнең торыр урыны булмаганлыктан, «Иман» нәшрияты тулай торак хезмәтен дә үти.

«Иман» нәшриятында 447 китап чыгарыла, шуның өчтән ике өлеше татар телендә. «Иман» нәшриятында чыгарылган китап дин тоткан һәр татар гаиләсендә бар дип әйтеп була.

Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Вәлиулла хәзрәт Якупов нәшер иткән кайбер хезмәтләр:

1993 елда рус телендә «Вера», татар телендә «Иман» газетасы теркәлә;
1993 елда татар телендә «Мөселман календаре» нәшер ителә;
1998 елның мартыннан «Мусульманский мир» журналы чыга башлый;
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен күпләгән дәреслекләр бастырыла;
1998 елдан нәшрият базасында Диния нәзарәте эшчәнлеге яктыртылып бара.

Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июлендә Казанның Совет районында үз йортының подъездыннан чыкканда террорчылар тарафыннан атып үтерелә. Аны үтерүдә гаепләнгән Роберт Вәлиев шул ук елның октябрендә антитеррор операциясе вакытында атып үтерелде. Татарстан мөселманнары нәзарәте ел саен Вәлиулла Якупов укуларын уздыра. 

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*