tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирелде
Ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирелде

Ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирелде

Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).

Тәкъдим ителгән темалар:
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары)
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар);
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре);
5. “Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау);
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);
7. “Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Чыганак: tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*