Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә җор телле булуы белән әнисен дә, башкаларны да гаҗәпләндерүен дәвам итә. Бу юлы ул үскәч үзенең ике урында эшләячәге хакында әйтте. Эш урынының берсе – балалар бакчасында. Әнисе Ландышка туачак балаларын шунда алып килергә киңәш итте.