tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Фоат Галимуллинга 80 яшь

ВИДЕО: Фоат Галимуллинга 80 яшь

Тел галиме һәм күренекле җәмәгат эшлеклесе,  профессор Фоат Галимуллинга 80 яшь тулу уңаеннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында халыкара фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.

Галимуллин Фоат Галимулла улы — филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, танылган әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары, шигырьләр китабы авторы буларак танылу алган галим, әдип. Әлбәттә, хезмәт юлында  Фоат Галимулла  улы күп төрле бүләк-дәрәҗәләргә ия булды. Аны халкыбыз таный, белә, хөрмәт итә. 80 яшь тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышында галимгә тагын да төрледән төрле мактау билгеләре тапшырылды. Берничә күкрәк билгесе  арасында «Мактаулы остаз» билгесе дә бар иде. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге күкрәк билгесенең яңа гына чыгуы һәм беренчеләрдән булып Фоат Галимуллинга тапшырылуын әйтте.

«Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы сезнең сөйләмдә шикелле», — диелгән иде конференция ачылышында укылган Минтимер Шәймиев хатында.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге  Фоат Галимуллинга «Россия хезмәт даны» Бөтенроссия Геройлар, дәүләт бүләкләре Кавалерлары һәм дәүләт премияләре лауреатлары иҗтимагый оешмасының «Хезмәт даны» («Трудовая Доблесть») мактау билгесен тапшырды.   Фоат Галимулла улы Галимуллин инде шактый гына олы булуына да карамастан иҗади, гыйльми, иҗтимагый тормыштан читләшми, үзе сызган юлдан һаман бара да бара. Алдагы елларны да исән-сау, сәламәт акыл, зиһен, иҗади уңышлар белән каршыларга язсын!

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*