tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Халык рәхмәтен яулаган акушер
ВИДЕО: Халык рәхмәтен яулаган акушер

ВИДЕО: Халык рәхмәтен яулаган акушер

20 июньдә дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге һәм гомере өчен җавап бирүче һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Әлеге көн кеше кайгысын үзенекедәй кабул итеп, авыруларның борчуларын аңлап, сәламәтлекләре, гомерләре куркыныч астында булганнарга ярдәм күрсәтүче, гадел, намус белән хезмәт итүчеләрне берләштерә. Ә бүген игътибар үзәгендә гомеренең 60 елын медицинага багышлаган, сәламәтлек саклау отличнигы, Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче тәҗрибәле акушер Хамсәнә апа ИЗМАЙЛОВА (фотода).

Акушер һөнәренә ия булган кеше бала туу процессында турыдан-туры катнаша һәм әһәмиятле роль уйный. Шуңа да бу һөнәрне назлы, изге күңелле, кеше хәленә керә белүче, башкаларның гомере өчен гаять зур җаваплылык тоючылар гына үз итә.  Ә әлеге сыйфатларның барысы да бүгенге язма героебызга хас.

Хамсәнә Исхаковна Петрякс кызы. Бала  чагыннан укытучы булырга дип хыялланса да, җирле мәктәпне тәмамлап, 16 яшендә район башкарма комитетына секретарь-машинист булып эшкә урнаша. Шул елларда Выксада яңа гына медицина училищесы ачыла. Ике уйламый, әңгәмәдәшем дә кирәкле кәгазьләр җыеп, керү имтиханнарын дүртле-бишлегә генә тапшырып, шушы һөнәри уку йортының студенты булып куя.

Ике елдан соң дипломлы белгеч Сечен районы Красный Остров авылына юлланырга тиеш була. Тик, нәкъ шул вакытта, Петрякс участок хастаханәсе акушерсыз кала һәм бу урынга Хамсәнәне чакыралар. Шулай итеп яшь кыз буларак ул шушы авыр эшкә керешә.

– Ул елларда бала табучылар бик күп иде. Миңа Фин сугышы узган, атказанган табибә Надирә Үмәровна Үмәрова белән эшләргә насыйп булды, биш ел эчендә мин анардан бик күпне өйрәндем. Ул лаеклы ялга киткәч, бу эшне бер ел үземә генә алып барырга туры килде, бу минем өчен иң зур сынау булды. Ник дисәгез, ул елларда Петрякска Сафаҗай, Иске һәм Яңа Мочали, Левашовка, Муравлевка, Калиновка, хәтта Красный Островтан да бала табарга килә иделәр. Атналап бала табу йортыннан чыкмаган вакытлар да булды. Өйгә кайтып җитәсең генә, янә чакырталар. Әмма эшемне яратканга, үз иткәнгә, 40 эшемне 40 якка ташлап, һәрвакыт ярдәмгә йөгерә идем.

Ул вакытта Выксада медицина училищесы минем бәхеткә ачылгандыр дип саныйм. Анда белем алып, язмышымны шушы юнәлеш белән бәйләгәнемә бер дә үкенгәнем булмады. Бәлки укытучы һөнәрен сайласам, тормышым бөтенләй башка төзелер иде, шулай да, күңелемә, җаныма ятышлы, бар гомеремне багышлардый хезмәт таба алуыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен. Эшем – минем бар тормышым, – ди хөрмәтле табибә.

Тора-бара ул Казан медицина институтын, аннары юллама белән Тобольск шәһәрендә педиатрия факультеты буенча интернатура тәмамлый. Алдагы хезмәт юлын шунда дәвам итәргә тиеш булса да, язмышы аны Кызыл Октябрь районына китерә. Берничә ел ул Уразавыл хастаханәсендә педиатр булып хезмәт куя, аннары акушер буларак махсуслаша.

– Мин бирегә килгән елларда районда халык саны якынча 35 меңнәр булгандыр. Табибта учетта 140-150 йөкле хатын тора иде. Ә бүген…әйтергә куркыныч, учетта нибары алты йөкле. Әлбәттә, районда халык саны да кискен кимеде.  Туучы балаларның да, булачак әниләрнең дә сәламәтлеге сизелерлек үзгәрде, монысын инде экология, азык-төлек белән бәйләр идем, – ди Хамсәнә Исхаковна.

Тәҗрибәле акушер әйтүенчә, дәвалау дөрес диагноз куюдан башлана, монысы –  иң авыры һәм мөһиме.  Йөклелек чорында төрле хатын-кыз авыруларын булдырмас өчен гүзәл затларга ул биргән файдалы киңәшләрнең исәбе-хисабы юк. Бала тапканда, яисә аннан соң аналарга кан күчерү кирәк булса, яраганнарына табибә үзе донор буларак та үз өлешен керткән. Аның өчен иң мөһиме – баланың һәм ананың гомерен саклап калу. Алты дистә ел хезмәт дәверендә бер генә ана үлеме очрагы да булмау – табибәнең иң зур горурлыгы.

Төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, Грамоталары бихисап булуы – аның үз эшенең чын остасы икәнен исбатлый. Ә кешелекле Хамсәнә Исхаковна өчен иң югарысы – пациент-аналарның рәхмәте.

Агымдагы елның 1 июнендә лаеклы ялга чыккан, хезмәт дәверендә чын мәгънәдә халык рәхмәтен яулаган табибәне ихластан Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, әйләнә-тирәсендәгеләр һәм якын кешеләренең аны гел шатландырып торуларын телибез. Күп еллар дәвамында үз эшегезгә ихластан бирелгән булуыгыз, намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, Хамсәнә Исхаковна.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*