tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Хәтерлисезме?” рубрикасы, өченче видеоязмасы.

ВИДЕО: “Хәтерлисезме?” рубрикасы, өченче видеоязмасы.

Бу видеорепортаж  1997 елны февралендә Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында төшерелгән.
Институт оешканга бер ел тулу уңаеннан үткәрелгән мәдәни чарада институт җитәкчесе, Татарстан Президенты киңәшчесе Рафаэль Хакимов,академик Индус Таһиров, галим Фәрит Солтанов, хәзер инде мәрхүм булган шәхесләр – атаклы журналист Фәрит Иделле, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, икътисад белгече Әкдас Борһанов,  Санкт Петербург,  Свердловски өлкәсе галимнәре чыгыш ясыйлар. Кичәдә шул вакытта институт директоры референты булып эшләгән Эльмира Зарипова (хәзерге вакытта ул Татарстанның  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры) һәм башка фәнни эшлеклеләр, шулай ук яшь артистлар Зәйнәп Фәтхетдинова һәм Зөфәр Билалов  катнашканнар. Бу кичәдә катнашучылар Татарстанның мөстәкыйллеге, илебездә федерализм нигезләрен ныгытуга зур өлеш керткән шәхесләр.

Аларның барысын да хәзер таныйсызмы? Хәтерлисезме аларны?

Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясе

E-mail: [email protected]    

Тел.: +7(843) 236-50-56; Тел.: +7(987) 205-81-30.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*