tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Милләт йөген тартучы Хатыйп ага Миңнегулов

ВИДЕО: Милләт йөген тартучы Хатыйп ага Миңнегулов

Ел саен югары уку йортларында меңләгән фәнни-гамәли конференцияләр уза. Соңгы елларда фәнни тикшеренүләр мәктәп-гимназияләрдә дә еш оештырыла. Шушы көннәрдә 11 нче татар гимназиясендә Хатыйп Миңнегулов исемендәге республикакүләм конференция үткәрелде. Дөньяда сүзебез бар дип аталган фәнни-гамәли чарадан махсус репортаж.

Хатыйп абый “Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗат үзәге”ндәге музее белән таныша. Аны үзәк хезмәткәрләре 11 татар гимназиясе укытучылары белән берлектә оештырган.
Хатыйп ага Миңнегуловның фәнни мирасы бай. Шуңа да елдан-ел катнашучылар саны арта. Бу хакта конференциянең ачылышында да искәртелде.
Ул укыткан студентларның оныклары аның дәреслекләреннән укый. Конференциянең төп катнашучылары аның хезмәттәшләре, шәкертләре.
Хатыйп Миңнегуловның фәнни эшчәнлеген барлау уңаеннан Шәһәр мәгарифе идарәсе Алабуга районы вәкилләре дә килгән иде.

Хатыйп аганың укучылары һәм бер үк вакытта хезмәттәшләре КФУ галинәре дә чыгыш ясады. Алар конференциягә онлайн кушылды.
Шагыйрь Рәдиф Гаташ әйтер сүзен Наҗар Нәҗми шигыре аша җиткерде.
Хатыйп Миңнегулов эшчәнлегенең мөһим бер өлеше XX йөз әдәбиятына нисбәтле. Мәсәлән, ул Тукайның аерым әсәрләрен тикшерә, шагыйрь иҗатында урта гасыр татар һәм Шәрык традицияләренең ничек, ни рәвешле дәвам иттерелешен ачыклый. Галимнең шулай ук Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Ш.Бабич, К. Нәҗми, Ә. Рәшит, Ә. Синугыл, Р. Гаташ һәм XX гасырның кайбер башка авторлары, хәзерге әдәбият фәненең торышы хакында да язмалары бар.

Нәкъ менә шушы иҗатын өйрәнеп укучылар һәм укытучылар конференциядә чыгыш ясады.
Гомерен мәктәпкә багышлаган укытучы, Рәмзия Муллахмәтова:
Буыннардан-буыннарга мирас булып,
кала сездән татар сүзе,
татар даны дип остазына махсус шигырь язып килгән.
Конференциядә катнашучыларның эшләре фәнни җыентык итеп басытырылган. Бусы икенчесе. Мондый оештыручылар барында әле өченчесе дә, калганннары да булыр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*