tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Пыжмара чишмәсе – авылның күрке

ВИДЕО: Пыжмара чишмәсе – авылның күрке

Чишмә – һәр авылның күрке булып тора. Пыжмара авылының чишмәсе табигатьнең иң матур, гүзәл урынына урнашкан. Тирә – юнен агачлар биләп алган. Җәен кошлар сайравы, урман шаулавы , чишмәнең челтер – челтер агуы күңелләргә ямь өсти. Елның һәрбер фасылында да аның сукмагыннан кеше өзелми. Ә без инде, үз чиратыбызда, чишмәләребезне кадерләп, чистартып торырга бурычлы!

Әлеге чишмәне  Мөдәрис улы Раеф Мөхәммәтҗанов бик матур итеп, күперләп салып яңартты. Авыл халкы да чишмәне чистартуга битараф түгел. Язын, көзен өмәләрдә дә актив катнашалар. Шулай ук төзекләндерүдә Пыжмара авыл җирлегенең дә ярдәме зур. Халыктан кергән һәрбер мөрәҗәгатьне булдыра алганча канәгатьләндерә.

Чишмә – яшәү чыганагы. Чишмәләребезне саклыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*