tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлап

ВИДЕО: Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышлап

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган «Ышанам» дип аталган концерт уздырды. Тулырак Фәннур Хәсәнов язмасында.

Танылган композитор, республика гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел. Шул уңайдан Республикабызда бик куп чаралар үткәрелә. Композитор, пианист, педагог, РСФСРның һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан дәүләт консерваториясенең почетлы профессоры Рөстәм Яхин истәлегенә бугышланган чираттагы иҗат кичәсе, аның мирасын саклап килгән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырылды һәм ул концерт программасы “Ышанам” дип аталды.

Вакыт раслаганча, Рөстәм Яхин музыкасы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Аның әсәрләре шуның кадәр матур, күңел түренә кереп урнаша да шунда калалар торганнар.Гаҗәеп талантлы шәхес, бик тирән мәгънәле әсәрләр иҗат итте. Аның әсәрләрен беркемнеке белән дә бутап булмый. Мин шуның кадәр бәхетле саныйм үземне, чөнки, аның белән бергә эшләдек, Унике яшемдә танышкан идек, гомеренең соңгы кененә кадәр аралашып яшәдек.

Кичә дәвамында талантлы артистлар башкаруында Рөстәм Яхинның бик күп әсәрләре яңгырады.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*