tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида «Хәтер» татар җыр сәнгате фестивале уза
Магнитогорскида «Хәтер» татар җыр сәнгате фестивале уза

Магнитогорскида «Хәтер» татар җыр сәнгате фестивале уза

Магнитогорск татарлары XV татар җыр сәнгате фестивалендә катнашырга чакыра.

Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, фестиваль, катнашучыларның видеоязмалары буенча, дистанцион рәвештә уза, дип хәбәр итә Магнитогорск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе.

1—22 нче ноябрь көннәрендә гаризалар һәм видеоязмалар [email protected] адресы буенча электрон почтага кабул ителә.

23— 25 ноябрьдә жюри әгъзалары катнашучыларның конкурс программалары белән танышачак;

29 ноябрь көнне 12: 00 сәгатьтә — онлайн Гала-концерт, нәтиҗәләр игълан итү көтелә.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*