tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт була
Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт була

Мәскәүдә Сара Садыйкованың 115 еллыгына багышланган концерт була

20 ноябрьдә актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган концерт була.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда ТРның атказанган артистлары Айгөл Бариева, Рөстәм Асаев, Айдар Габдинов, Рөстәм Гыйльфанов, Әхмәт Кәримов (баян), Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе колисты Гөлнара Байназарова һәм башка артистлар һәм музыкантлар катнаша.

Иҗади төркемне Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская җитәкли. Аңа 96 яшь булуга карамастан, ул Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә даими рәвештә әти-әнисе истәлегенә концертлар оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*