tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Түбән Камада “Газиз туган телем” әдәби-музыкаль кичә узды

ВИДЕО: Түбән Камада “Газиз туган телем” әдәби-музыкаль кичә узды

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Халыклар дуслыгы йортында “Газиз туган телем” әдәби – музыкаль кичәсен оештырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы чыгышы белән башланып киткән кичәдә Алмаз Ишмуратов, Яңа Чишмә районыннан “Ак калфак” ансамбле, Гүзәл Евдокимова, 49 нчы, 15 нче балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе балалары катнашты.Кичәгә ямь өстәп Габбас Әхмәдиев, “Кама таңнары” әдәби берләшмә әгъзалары, медицина көллияте студентлары килгән иде.

Бай эчтәлекле чара һәрвакыттагыча “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*