Узган тапшыруларыбызда без Ульяновск шәһәре мәчетләрендә балалар өчен татар һәм гарәп телләрен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшләве хакында хәбәр иткән идек. Әлеге күркәм башлангыч мәчетләр белән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының уртак проекты. Моннан берничә ел элек шәһәрнең Засвияжье районында оешкан яңа мәхәлләдә шундый очрашуларның чираттагысы узды. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.