tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта рәссам Сания Бәхтиярованың күргәзмәсе ачыла
Санкт-Петербургта рәссам Сания Бәхтиярованың күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургта рәссам Сания Бәхтиярованың күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургта 2023 елның 10 гыйнварында 18.00 сәгатьтә «Зәңгәр кунак бүлмәсе» галереясында «Сания Бәхтиярова. Портретлар һәм натюрмортлар» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Бәхтиярованың туган көне алдыннан (20.01.1949 – 02.08.2022) оештырыла. Аның иҗаты милли сәнгать мәктәбе һәм Петербург академия рәсем сәнгате мәктәбе традицияләре белән бәйле, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы.

1980-1990 елларда Сания Бәхтиярова «Минем Ватаным» циклыннан «Татар халкының традицияләре һәм йолалары» жанры картиналары сериясен иҗат иткән, матур чәчәкләр, натюрмортлар һәм хатын-кыз портретларын ул натурадан ясаган.

Рәссамның үз халкының мәдәният үзенчәлекләре, аның этнографиясе белән кызыксынуы «Татар костюмында автопортрет» картинасында (1975) да чагыла.

Күргәзмәдә шулай ук аның пейзаж эшләре дә куелачак, аларны ул Ленинград сәнгать академиясендә укыган елларында Хибинга һәм Кырымга иҗади сәяхәтләр вакытында ясаган.

Күргәзмә Санкт-Петербургның Глинка урамы, 3-5-7, 9нчы подъезд адресы буенча урнашкан бинада оештырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*