tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Зәйдә “Сабантуй гүзәле-2022” район бәйгесе узды

ВИДЕО: Зәйдә “Сабантуй гүзәле-2022” район бәйгесе узды

“Сабан туе гүзәле – 2022” татар кызларының асылларын җыйнады, дисәк, дөрес булыр. Конкурсантларның һәрберсе – кабатланмас, иҗади кызлар.
Зәйдә ел да “Сабан туе гүзәле” бәйгесе оештырыла. 9 июньдә “Энергетик” Мәдәният сараенда “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Анда милли киемнәрдән тугыз кыз очрашты. Алар – Рузинә һәм Резедә Шәйгардановалар, Вероника Матвеева, Гөлия Абзалова, Айгөл Миннебаева, Алинә Локманова, Илсөяр Солтанова, Айгөл Габдрахманова, Альбина Габидуллина.

Бәйгедә урта һәм югары уку йортлары студентлары, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Алар үзләре турында сөйләде, иҗади сәләтләрен, кичке һәм татар милли киемнәрендә мода күрсәтте, татар халык ризыклары тәкъдим итте.

Конкурсантларның һәрберсе – кабатланмас, иҗади кызлар. Район Сабантуенда “Сабан туе гүзәле – 2022” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда “Сабан туе гүзәле – 2022” дип Илсөяр Солтанова табылды. Җиңүче сылуга диңгез буенда ял итәргә юллама бирелде. Кызлар “Иң зифа кыз”, “Иң заманча”, “Иң милли”, “Иң иҗади”, “Иң мөлаем”, “Иң зәвыклы”, “Иң нәзакатьле”, “Сәхнә остасы” номинацияләрендә бүләкләнде.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/traditsiyalrne-saklap/saban-tue-gzle-2022-zyne-asyl-kyzlaryn-yynady

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*