tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсе ачыла
Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсе ачыла

Тукай музеенда Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның күргәзмәсе ачыла

15 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Төсләрдә милли хисләр» дип аталган күргәзмәсе ачыла.

«Төсләрдә милли хисләр» дип аталган яңа күргәзмә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның ярты гасырлык иҗади эшчәнлегенә багышлана. Рәссамның үз халкына, аның тарихына ихтирамы, милли традицияләргә тугрылыгы күргәзмәдә тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән эшләренең төп эчтәлеген билгели.

  • Мөдәрис Минһаҗев – Россия гуманитар фәннәре академиясенең шәрәфле академигы, Шамил Бикчурин ис. премия лауреаты. Аның алты йөздән артык эше Татарстанда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Симферополь һ.б. шәһәрләрдә күрсәтелде.

«Күргәзмә ачылышына сынлы сәнгатьне һәм татар мәдәниятен яратучыларны, Г.Тукай әдәби музееның дусларын чакырабыз».

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*