tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әтрәч укулары” тарих сабакларын күңелгә сеңдерә
“Әтрәч укулары” тарих сабакларын күңелгә сеңдерә

“Әтрәч укулары” тарих сабакларын күңелгә сеңдерә


Татарстанның Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында
соңгы елларда традициягә кергән “Әтрәч укулары” үтте. Гадәттәгечә ул урта гасырлардан калган борынгы зират янында оештырыла. Тарихи урында үтүче чарага Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килә. Борынгы заманнарда биредәге Мең өйле Шонгат авылында Шәһри Болгар өчен акча суга торган булганнар. Сәүдәгәрләр һәм мосафирлар мондагы юлдан Болгардагы Ага-Базар сәүдә үзәгенә сәфәр кылганнар. Кабер ташларында 1244 елдан калган язмалар укыла.
Татарстан Республикасы Тәтеш районы Зур Әтрәч авылы җирлегендә “XVI нчы Әтрәч укулары” Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елның 11июнендә уздырылды.

“XVI Әтрәч укулары”ның темасы – «Болгар дәүләтчелегендә “Мең өйле Шонгат” (Әтрәч кенәзлеге)нең тоткан урыны». Анда катнашучы оешмалар – Бөтендөнья татар конгрессы, ҮДО – Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, А. Х. Халиков исемендәге археология институты, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе, Мирас – Рухият фонды, Тәтеш районы администрациясе, Казан шәһәрендәге Тәтеш районы якташлар җәмгыяте, ҖЧҖ “НУР “агрофирмасы, Зур Әтрәч авыл җирлеге админстрациясе, Тәтеш районы мөхтәсибәте, Зур Әтрәч авыл җирлеге, Тәтеш районы “Ак калфаклар”, ТРОФ “Шонгат”(Шунгат) фонды. Мәгълүмат чараларыннан “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Безнең Мирас” журналы, “Авангард” (“Тәтеш таңнары”), һ.б. катнашалар.
Уздыру өчен җаваплы оешмалар: Җирле үзидарә, ҖЧҖ “НУР “агрофирмасы, ТРОФ “ Шонгат”( Шунгат) фонды.
11 июньдә үткән “Әтрәч укуларына” да игътибар зур булды.Катнашучыларны Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллин тәбрикләде.

“Әтрәч укуларында” Бөтендөнья татар конгрессы Ак сакаллар шурасы рәисе Рауф хаҗи Хәсәнов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Тәтеш районы якташлар җәмгыяте рәисе Харис хаҗи Камалиев, Туфан Миннуллин исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Данил Салихов, тарих институты вәкиле Шамил Садыйков, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Ульян өлкәсе мөфтие ярдәмчесе Рафаил хәзрәт Нәҗметдинов, “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев, Шонгат фонды җитәкчесе Мөнир Вәлиев һ.б. катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*