tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII съезд делегатлары һәм кунаклары “Печән базары” ачылышында катнаша
VIII съезд делегатлары һәм кунаклары “Печән базары” ачылышында  катнаша

VIII съезд делегатлары һәм кунаклары “Печән базары” ачылышында катнаша

Бүген Кабан күле яр буенда 10 нчы тапкыр  «Печән Базары» фестивале уза. Быел әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезд көннәренә дә туры килә һәм  Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга, Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышлана.

Биредә яшь дизайнерлар, кулинарлар, музыкантлар һәм кул осталары җыелды. Фестиваль программасында  дизайн-маркет һәм фудкорт, аудиогид, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, театраль променад, татар чәе өстәле һәм экскурсияләр, фотозона, заманча музыка концерты һәм башка мәйданчыклар бар.

“Печән Базары” ачылышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Фәнис улы  Шакиров катнашты. Ул чарага җыелган  VIII съезд делегатларын һәм кунакларны Татарстан Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән сәламләде.

“Печән Базары” кысаларында бүген Кабан күле буенда кино күрсәтү дә оештырылды. Биредә 19.00 сәгатьтә – Булат Минкинның «Берүзе» документаль фильмы, 19.30 сәгатьтә – «Абау» татар эшлеклеләре турында анимацион тарихи цикл, 20.00 сәгатьтә – Ильяс Гафаров һәм Радиф Кашаповның «Туңган як: Суоми» фильмы тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*