tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде
Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде

Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россиянең төзелеш һәм ТКХ министры итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләү турындагы указга имза куйды. Документ тексты Кремль сайтында чыкты.

«Россия Федерациясе Конституциясенең 83 маддәсендәге „д“ пункты нигезендә Фәйзуллин Ирек Әнвәр улын Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләргә», — диелә указ текстында.

Бүген Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанда туып-үскән Ирек Фәйзуллинны РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләп куюны хуплады. Фәйзуллин кандидатурасын парламентның түбән палатасына Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдим итте.

Моннан тыш, депутатлар Александр Новак кандидатурасын РФ вице-премьеры вазифасына раслады, шулай ук РФ Транспорт министрлыгы, РФ Ерак Көнчыгышны үстерү министрлыгы, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм РФ Энергетика министрлыгы башлыкларын билгеләп куюны хуплады. Хупланган кандидатларның барысы да Россия Президенты указлары белән билгеләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*