tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасы хисабы
Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасы хисабы

Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасы хисабы

15.02.2016. Иске Пенәгәр авылында мәктәп, мәчет, авыл китапханәсе белән берлектә мәчеттә Муса Җәлил туган көнен билгеләп үтү.

25-28 февраль, 2016. Пермь, регионара “Мөселман дөньясы”дини форумда катнашу. Йолалар торгызу, татар буларак үз асылыбызга кайту турында эчтәлекле сөйләшү булды.

19.03.2016, Киров өлкәсе мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, Вятка Аланы шәһәр администрациясе, Вятка Аланы “Этномир” милли-мәдәни үзәк, Киров өлкә татарлары мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы белән берлектә регионара “Нәүрүз” фестивале. Гамәлгә куюда төп өлеш Вятка Аланы шәһәре буенча “Ак калфак”ны әйдә баручы “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшинага йөкләнгән иде.

26.03.2016, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Вятка Аланы район администрациясе, Сосновка шәһәре администрациясе, Сосновка шәһәре “Судостроитель» мәдәният йорты, Киров өлкә татарлары мәдәни-мәгариф иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Идел” халык ансамбле 25 еллыгын билгеләп үтү. Җитәкчесе –Сосновка шәһәре буенча “Ак калфак” оешмасын әйдәп баручы Әлфия Сабирова.

07.04.2016, “Ак калфак”лыларның “Язгы очрашуы”. Районның барлык татарлар яши торган төбәкләре катнашында.

14.04.2016, Вятка Аланы шәһәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәк, сәнгать мәктәбе белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар белән рәсем сәнгате буенча регионара олимпиада. “Ак калфак” стратегик партнер буларак катнаша.

20.05.2016, Хатын-кызның җәмгыяттәге урыны турында регионара форум. “Тәрбия баскычлары” дискын карау, фикер алышу, Казанда үткән “Ак калфак” халыкара җыены, Яшел Үзәндә үткән “Ак калфак”күчмә утырышы турында мәгълүмәт җиткерү. Вятка Аланы районы “Женсовет” оешмасы белән хезмәттәшлек турында килешенү, остаханәләр.

21.05.2016, Болгар җыенында катнашу.

27.06.2016, Кукмара “Ак калфак” оешмасы чакыруы буенча Австралиядән кайткан Сафия ханым Вәлиева белән очрашу.

15.07.2016, Актаныш, күчмә утырыш.

21.07.2016, Киров өлкә диния нәзәрәте, Вятка Аланы мөхтәсибәте, өлкән абыстай белән хезмәттәшлек нигезендә балаларның җәйге уку лагере чыгарылышында катнашу.

19.08.2016, Сасмак авылы картлар йортында Вятка Аланы шәһәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәк белән берлектә җирле “Ак калфак” регионара күчмә утырыш үткәрде. Оештыруда Урта Шөн җирлеге буенча “Ак калфак”ны әйдәп баручы Рәмзия Габдрахманова башлап йөрде.

 

14.09.2016, Киров өлкә диния нәзәрәте, Вятка Аланы мөхтәсибәте, өлкән абыстай белән хезмәттәшлек нигезендә “Спутник” мәдәният йортында корбан ашында катнашу. Оештыруда төп эшне Вятка Аланы шәһәре буенча “Ак калфак”ны әйдә баручы “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина башкарды.

21-22 сентябрь, Оренбург, “Ак калфак” оешмасының Бөтенроссия татар хатын-кызлары съездында катнашу.

04.10.2016, Балтач, Бишек туе.

27.10.2016, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР язучылар берлеге,Киров өлкәсе Мәгариф министрлыгының көньяк-көнчыгыш мәгариф округы, Вятка Аланы район администрациясе, ТР Биектау район администрациясе, Кукмара район администрациясе, Киров өлкә татарлары мәдәни-мәгариф иҗтимагый , Түбән Шөн авыл мәктәбе, Урта Шөн авыл мәдәният йорты белән берлектә якташ язучы Рафаэль Сибатның 75 яшенә багышланган искә алу кичәсе.

28.10.2016, Казан, “Татар рухы һәм каләм” конкурсы финалында катнашу.

03.11.2016, Вятка Аланы, шәһәрнең 6-нчы балалар бакчасы, Нократ татарлары йолалары турында балалар белән интерактив чара. Оештыруда төп эшне Вятка Аланы шәһәре буенча “Ак калфак”ны әйдә баручы “Кояш” татар җыры халык ансамбле җитәкчесе Рәйсә Мөхәммәтшина башкарды.

Ноябрь ахырында «Ак калфак” “Көзге очрашулар” планлаштыра.

Бар чаралар да фотога төшерелгән, “Дуслык” газетасында яктыртылып баралар. “Дуслык” газетасы аша җирле гореф-гадәт, йолаларны югалтмау йөзеннән әбиләрне барлау бара. “Кояш” татар җыры халык ансамбле белән этнографик экспедицияләр оештырабыз, видеога теркибез,”Дуслык” газетасында яктыртабыз.

“Ак калфак” җитәкчесе Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*