tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV “Нәүрүз” халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә
XV “Нәүрүз” халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә

XV “Нәүрүз” халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә

2021 елның 7-13 июнендә Казанда Төрки халыкларының XV “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале үтә. Быел фестиваль Төньякта яшәүче төрки халыклар – Алмай, Тыва, Хакасия Республикалары театр сәнгатенә багышлана. Фестивальнең төп программасында катнашу өчен 2021 елның 1 февраленә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының рәсми сайтында гариза тутыру сорала.
Фестивальгә премьерасы соңгы ике театраль сезон эчендә үткән спектакльләр карала. “Нәүрүз”дә катнашуга дәгъвә кылучы барлык спектакльләр дә төрки телләрдә булырга тиеш.
Фестивальдә профессиональ дәүләт һәм бәйсез драма театрлары, төрки телле республика һәм илләрдән курчак театрлары, шулай ук, традицион формада яки мәйданнарда (ачык һавада, сайт-специфик, променад жанрында) спектакльләр уйнаучы төрки халыклар коллективлары катнаша ала.
XV «Нәүрүз» спектакльләре Казанның 7 театраль мәйданында уйналачак: Г.Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, “Әкият” курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Кабан күле яры буенда.
Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы, РФ Театр эшлеклеләре берлеге, ТР Театр эшлеклеләре берлеге ярдәме белән үтә. Фестивальне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештыра.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*