tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XXXII Татар яшьләре көннәре резолюция кабул итте
XXXII Татар яшьләре көннәре резолюция кабул итте

XXXII Татар яшьләре көннәре резолюция кабул итте

Казанда биш көн дәвамында XXXII Татар яшьләре көннәре узды. Бүген ябылыш тантанасы алдыннан резолюция кабул ителде.

«Резолюция һәр ел саен Татар яшьләре көннәрендә кабул ителә. Без кичә мондагы җитәкчеләр белән җыелып, аларның фикерләрен тыңладык. Резолюциягә үзебезнең дә тәкъдимнәрне исәпкә алдык», – диде «Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова.

Резолюцияне кабул итәр алдыннан тексты һәр кешегә таратылды, Зөлфия Ибләминова аны укып үтте һәм кабул итәргә риза булучылардан кул күтәрүне сорады. Резолюция күпчелек тавыш белән кабул ителде, битараф һәм каршы тавыш бирүчеләр булмады.

Резолюциянең өзеген тәкъдим итәбез.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка: РФ субъектларында татарларның милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлегенә финанс һәм матди ярдәм күрсәтү,

Татарстан Республикасы Президентына: Россия Федерациясе субъектларында, якын һәм ерак чит илләрендә татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү,

Мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын оештырганда (татар милли мәдәнияте һәм спорт өлкәсендә квалификацияле белгечләрне регионнарга, методик материаллар, костюмнар һәм милли атрибутика) ресурслар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә,

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына: Грант нигезендә регионнарда татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә системалы финанс ярдәме күрсәтергә,

Татар яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә: «Идел» Яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесенә башкарылган эшләр турында квартал саен хисап бирергә,

«Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесенә: РФ төбәкләренең татар оешмалары арасында тышкы һәм эчке элемтәләрне җайга салуга ярдәм итәргә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*