«Ак Бүре» нәшрияты балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм түгәрәк җитәкчеләре өчен «БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ТҮГӘРӘКЛӘР» дигән китап бастырып чыгарды. Әлеге җыентыкта бию, театр, әвәләү, комда рәсем ясау, оригами, аш-су әзерләү серләре һ.б. бик күп кызыклы темалар тәкъдим ителде, һәр түгәрәкнең перспектив-тематик планы, конспекты бирелде. План-конспектларның барысы да ФГОС нормаларына нигезләнеп эшләнде.
Әлеге китап тәрбиячеләргә, түгәрәк җитәкчеләренә методик ярдәмлек буларак нәшер ителде. Җыентыкның фәнни җитәкчесе – гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган тәҗрибәле методист Кафия Вәлиевна Закирова.
Авторлары – түгәрәкләрне үз эшчәнлекләрендә практик яктан сынап, тикшереп караган сәләтле тәрбиячеләр.
Түгәрәкләрнең мондый перспектив-тематик планнары һәм конспектлары татар телендә беренче тапкыр дөнья күрә. Аларны түгәрәк җитәкчеләре дә, төркемнәрдә тәрбиячеләр дә куллана ала.
Китапны «Ак Бүре» нәшриятыннан сатып алырга мөмкин.