tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдылар
Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдылар

Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдылар

Бүген татар театрына нигез салган драматург Габдулла Кариевның Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберенә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре килде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Г. Кәриев театрының директоры Луиза Шарова, әдәби бүлек җитәкчесе Ләйсән Фәизова, директор урынбасары Лилия Гәрәева, сәхнәләштерү бүлеге мөдире Расих Солтанов, труппа мөдире
Эльвира Карпухина, артистлар Диләрә Зиннәтова, Альбина Нугманова, мәдрәсә шәкертләре һәм башкалар катнашты.

-Без ел саен Нурлат районы хакимияте белән, Габдулла Кәриев музее белән берлектә мондый чаралар оештырабыз. Үзем Казанда үссәм дә, тумышым белән – Нурлат ягыннан. Шуңә күрә дә Габдулла Кариев кебек якташларым белән горурланам… Бөтендөнья татар конгрессының мондый чараларны оештыруда ярдәм итүе бик мөһим… Габдулла Кәриев исеме татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Безнең бурычыбыз – әлеге мирасны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру, – дип ассызыклады Фәрит Мифтахов.

Шулай ук Казан бүлеге җитәкчесе 2012 елда Г.Кәривның тормышы һәм иҗатына багышланган китап хакында, май-июнь айларында әдипнең туган ягында үткәреләчәк чаралар хакында сөйләде.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә ике чордаш –  Габдулла Тукай һәм Габдулла Кәриевның татар мәдәнияте тарихына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Бүген беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе, актер, режиссер, татар театры атасы Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) тууына 136 ел.

Үз гомерен татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышланган Габдулла Кариев иҗаты, хезмәте күп еллар үз әһәмиятен югалтмый.

Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә Габдулла Кариев исеме бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*