tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Яңа Йолдыз”музыкаль телевизион конкурсының финалы узачак
“Яңа Йолдыз”музыкаль телевизион конкурсының финалы узачак

“Яңа Йолдыз”музыкаль телевизион конкурсының финалы узачак

11 атна дәвамында тамашачылар яраткан катнашучылары өчен җан аттылар, аларны төрле комментарийлар язып канатландырып тордылар, аларның гаилә тарихлары белән таныштылар, яшь артистның тормышы белән таныштылар, сәхнә артында калган скелетларны күрделәр, җыр һәм актерлык осталыклары белән ләззәтләнделәр.

Һәм менә ул кульминацион чишелеш – 13 декабрьдә реалити-шоу зур гала-концерт белән тәмамланачак, анда финалга үткән 12 башкаручыны татар эстрадасы йолдызлары: Эльмира Кәлимуллина, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Иркә, Раяз Фәсыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Гөлназ Асаева, Илназ Сафиуллин, Илнат Фәрхуллин, Марсель Вәгыйзов, Ришат Фазлиәхмәтов, Алсу Әбелханова белән дуэт башкарачак.

Сезнең бу музыкаль тамашада катнашу һәм бу көнне «Яңа йолдыз» конкурсының 3 супер-финалистын сайлап алуда жюри карарына йогынты ясау мөмкинлегегез бар. Йолдызлар белән бергә кабыныгыз, йолдызларны кабызыгыз!

tatarradio.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*