tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Йөрек клубында «“Татар малае» бәйгесе узды
Яңа Йөрек клубында «“Татар малае» бәйгесе узды

Яңа Йөрек клубында «“Татар малае» бәйгесе узды

Ватанны саклаучылар, ир-егетләр бәйрәме алдыннан Киров өлкәсенең Яңа Йөрек клубында «“Татар малае» бәйгесе узды. Бәйге-бәйрәмне Яңа Йөрек клубының кызлар ансамбле җыр белән ачып җибәрде. Бәйгене алып баручы клуб мөдире Инзилә Мөдәррис кызы Мәрданова барчасын да сәламләп, бәйгечеләр белән таныштырды. Татар малайларын кул чабып каршы алдылар. Түбәтәй, милли киемнәрдән киенгән, инде егетләр булып җитеп килгән, уңган-булган малайлар карап кына торырлык. Болар: Яңа Йөрек авылыннан Радик Рамазанов, Иске Йөректән Рүзил Сәлахов, Татар Кумбашыннан Илназ Фазылҗанов һәм Әмир Шәйхетдинов, Яңа Смәилдән Әмир Камаев һәм Әхмәт Әхәтов. Бүген аларның уңганлыклары, зирәклекләре, тапкырлыклары, көчләре сыналды.

Әлеге бәйге татар телен саклауга һәм туган телне үстерүгә дә юнәлдерелгән иде. Чыгышларның барысы да татар телендә булды. Иң элек алар иҗади визиткаларын тәкъдим иттеләр. Рүзил үзе турында шигъри юллар белән таныштырды. Башкалары кайсы кыскача гына, кайсы тулырак итеп сөйләде. Һәр чыгышны жюри бәяләп барды. Ә хөрмәтле жюри әгъзалары: Киров өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә Хаҗиәхмәт кызы Әсхәтдинова һәм Малмыж районы татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Руслан Иван улы Егоров. “Әйдәгез танышыйк” номинациясендә өстенлек Әмир Шәйхетдиновка бирелде.

Шигырь – йөрәк ачкычы. Бәйгенең икенче өлеше Муса Җәлил шигырьләренә багышланган иде. «Муса Җәлил батырлыгы безнең йөрәктә мәңге яшәр. Безнең аның батырлыгын онытырга хакыбыз юк. Киләчәк буыннар да сугыш еллары турында истәлекне сакларга тиеш», – дип Радик Рамазанов шагыйрьнең “Җырларым” шигырен бик сәнгатьле итеп сөйләде. Жюри да аны иң яхшы шигырь укучы итеп таныды.
Чынлап та, Радик шигырьләр ятлап сөйләргә оста икән. “Сәнгатьтәге осталыгым” номинациясендә дә ул Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигырен сөйләде. Кем – җырлады, кем – биеде. Һәркемнең иҗади номеры үзенчәлекле иде: берәүнең чыгышы – милли, икенчесенең – заманча. Иң мөһиме – чыгышлар төрле, бер-берсен кабатламый торган булдылар. Рүзил юмор катыш “Чабата” биюен оста биюе белән сокландырды. Сәнгать өлешендә иң остасы дип аны билгеләделәр. Чынлап та, биюгә сәләтле Рүзил концертларда да даими катнашып тора.

“Алтын куллар” номинациясендә Рүзил төрле темаларга үзе ясаган рәсемнәрне күрсәтте, конструкторлыкка да булдыра икән. Радик үзе кырмыска оясы пешереп алып килгән, презентациясендә төзегән. Авыз да итеп карадык. Аның тәмлелеге! Нинди оста пешергән моны дип ашарсың. Әхмәт фанерадан статуэтка кисеп ясаган. Ә беренче урынны жюри балта сабына бирде. Бу ирләр коралына сапны Илназ ясаган. Эш барышы турында да сөйләп күрсәтте.

Булачак ил сакчыларына төймә дә тактырып карадылар. Иң нык, пөхтә тагылган төймә Әмир Камаевныкы булып чыкты. Физик күнегүләрдә дә сыналдылар. Кем күбрәк “отжимание” ясый. Радик 61 тапкыр ясаса да, жюри беренчелекне 41 тапкыр ясаган Әмир Камаевка бирде. Ул дөрес итеп ясады дип тамашачыга аңлатты.
“Кем тапкыр” номинациясендә малайлар кисәкләрдән открытка җыйдылар. Монда иң җитез һәм тапкыры Әхәт булды.
Бәйрәм азагында Язилә ханым һәм Руслан әфәнде малайларны мактап, котлап бүләкләр һәм Дипломнар тапшырдылар.
Афәрин яшь егетләребезгә! Алар үзләренең чын егет икәннәрен күрсәттеләр.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*