tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яңарыш» газетасы мөхәррире татар матбугатына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте
«Яңарыш» газетасы мөхәррире татар матбугатына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте

«Яңарыш» газетасы мөхәррире татар матбугатына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте

Удмуртиянең «Яңарыш» татар газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Россия төбәкләрендәге татар матбугатына ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда Татарстан Президентының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Рәмзия Габбасова интернет аша тоташты. Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Татарстан төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга, татар матбугатына ярдәм итә. Татар телендә „Без — бергә“ газетасын төбәкләргә тарата. Бу эшләрегез өчен рәхмәт», — диде.

Баш мөхәррир быел «Яңарыш» газетасы 30 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр итте. «Тиздән Россиядә зур вакыйга — халык санын алу узачак, аны яктыртуга әзерләнәбез, бу юнәлештә милләттәшләребезне берләштерү өчен дә күп эшлибез», — диде Рәмзия Габбасова.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*