tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь көрәшчеләр сынатмый
Яшь көрәшчеләр сынатмый

Яшь көрәшчеләр сынатмый

8-10 март көннәрендә мәркәзебез Казанда 13-14, 15-16 яшьлекләр арасында татарча көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Ярышларда Ульяновск өлкәсеннән 22 үсмер көрәшче катнашты һәм һич кенә дә сынатмадылар. Тугыз көрәшчебез призлы урыннар яуладылар.
Менә алар:
13-14 яшьлекләр арасында:
Сафиуллов Рафис, 40 кг – 2 урын
Монахов Данила, 55 кг – 2 урын
Нуруллов Радмир, 70 кг – 3 урын.
15-16 яшьлекләр арасында:
Хайруллов Артур, 55 кг, Рамазанов Айнур, 80 кг,
Кудашов Иван, 75 кг, Багиров Фарид, 60 кг, Кузнецов Захар, 75 кг, Ферферов Матвей, 65 кг – 3 нче урынга лаек булдылар. Барлык көрәшчеләргә дә кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
– Россия беренчелегендә катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкән көрәшчеләребезне, аларның тренерларын чын күңелән котлыйбыз һәм яңа уңышлар телибез, ди Ульяновск өлкәсенең “Татарча көрәш” Федерациясе президенты Фәнис Җаббаров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*