tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре җәмигъ мәчете һәм аның имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән таныштырабыз

ВИДЕО: Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре җәмигъ мәчете һәм аның имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев белән таныштырабыз

Ул Самара өлкәсенең Гали авылындагы ишле гаиләдә бишенче-төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе үлгәндә нибары биш айлык булып калган малай кече яшьтән үк белемгә омтыла. Ул башта авыл хуҗалыгы техинкумын, аннары Казан дәүләт университетын тәмамлый, Уфадагы Риза Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә, соңрак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм Казан Ислам иснтитутында, Болгар ислам академиясендә белем ала, Төркиядә укып кайта… Самара өлкәсенең Сызрань шәһәре җәмигъ мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев турында бара. Безнең хәбәрчебез Рамис Сафин Сызраньда булып биредәге татар тормышы, мәхәллә эшчәнлеге һәм Илгизәр хәзрәтнең гаиләсе белән дә танышып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*