tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Балачак җырчысы” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә балалар шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова катнашты
“Балачак җырчысы” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә балалар шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова катнашты

“Балачак җырчысы” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә балалар шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова катнашты

Әлмәт шәһәренең 4 нче мәктәбендә “Балачак җырчысы” дип исемләнгән шигырь бәйрәменә балалар шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова (Гафиятова) чакырылган иде.

Бәйрәмдә укучылар сәнгатьле итеп шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Балалар бик кызыксынучан. Алар шагыйрәнең балачагы, мәктәп еллары, туганнары, гаиләсе, шигъриятенә кагылышлы сорауларын бирделәр. Гүзәлия апалары да үзенең шигырьләрен сөйләде, китапларын бүләк итте.

Мәктәпнең татар теле, әдәбияты мөгаллимәсе Лилия Фәнүз кызы үзенең матур шигырьләре белән балаларны сөендерүе өчен Гүзәлия Хәмидулла кызына олы рәхмәтен белдереп, иҗатында уңышлар теләде.

Чыганак: Татарстан язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*