tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Әлфия Авзалованы искә алдылар
Ульяновск шәһәрендә Әлфия Авзалованы искә алдылар

Ульяновск шәһәрендә Әлфия Авзалованы искә алдылар

Агымдагы 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы «Шәхесләр елы» дип игьлан итте. Аның кысаларында Ульяновск татар мәдәният үзәгендә күренекле җырчы Әлфия Авзаловага багышланган концерт-искә алу кичәсе узды.

Шундый кичә күптән түгел Хәния Фәрхигә багышлап узган иде. Бу юлы сәхнәдән Әлфия апа репертуарыннан бик күп җырлар яңгырады, аның белән аралашкан кешеләр истәлекләре белән уртаклашты.

Әлеге форматтагы концерт-кичә озакламый танылган жырчыбыз Флера апа Сөләймановага багышланачак.

Рәмис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*