tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дини-әхлакый кыйммәтләребезнең тагын 18 ак яулыклы яклаучысы бар
Дини-әхлакый кыйммәтләребезнең тагын 18 ак яулыклы яклаучысы бар

Дини-әхлакый кыйммәтләребезнең тагын 18 ак яулыклы яклаучысы бар

Кызыл Алан бистәсе мәчетендә гыйлем алган мөслимәләр төркеменең чыгарылыш кичәсе узган.

Әлеге бистә Киров өлкәсендә урнашкан.
Кызыл Алан бистәсендә 7 меңгә якын кеше яши, аларның 50%ы – татарлар. Биредә 1 мәчет эшли. “Балкыш” дип исемләнгән гыйбадәтханә бистәдә яшәүче халыкның үз теләге һәм көче белән 1993 елда ачылган.

Ул вакытта мөселманнарны дин нигезләренә өйрәтергә Нократ Аланыннан Рәшидә абыстай килеп йөргән. Берничә елдан соң аның беренче шәкертләре Кукмара мәдрәсәсендә, Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып, дипломлы белгеч булган һәм үзләре авыл мәчетендә укыта башлаган.

Фотосурәттәге мөслимәләр Альбина Шәрәфетдинова белән Язилә Саматовадан белем алган.

3 ел дәвамында мәчеткә йөреп, намаз укырга өйрәнү белән беррәттән, гарәп хәрефләрен танырга, тәҗвид кагыйдәләренә төшенергә һәм хәтта Коръәни-Кәримне 2 тапкыр тулысынча укып чыгарга өлгергәннәр.

Дини курсны тәмамлаучыларга мәчетнең имам-хатыйбы Габделбәр Мөхәммәтҗанов шаһәдәтнамә тапшырган.

Ак яулыклы ханымнар өммәтебезгә һәм милләтебезгә хезмәткә лаеклы дәвамчылар тәрбияләргә булышырлар дип өметләнәбез.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*