tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь талантлар “Йолдызлык” фестивалендә балкыды
Яшь талантлар “Йолдызлык” фестивалендә балкыды

Яшь талантлар “Йолдызлык” фестивалендә балкыды

28 февральдән 1 мартка кадәр Азнакай шәһәре Мәдәният йортында XX “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры барды.

Анда Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан яшь башкаручылар 3 көн дәвамында конферанс, хореография, вокал-соло, вокаль ансамбльләр номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча сәләтләрен сынады. Барлыгы 1200 бала сәхнә тотты.

Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды.

Резеда Шәрипова

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*