tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында эшлекле очрашу узды
Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында эшлекле очрашу узды

Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында эшлекле очрашу узды

Кече Шырданда Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган зур чаралар җәйгә, якынча июль аена планлаштырылып тора. Шул уңайдан, авыл музей-китапханәсендә, район башлыгы Афанасьев М.П. җитәкчелегендә татар җәмәгатьчелеге, эшкуарлар һәм авыл активистлары белән эшлекле очрашу, түгәрәк өстәл узды.

Очрашуда юбилей датасы буенча авылда әзерлек эшләре барышы турында фикер алышынды. “К.Насыйри туган җирен торгызу” фонды җитәкчесе Гобәйдуллина А.Н. катнашучыларга Мәгърифәтчеләр паркы проектын презентацияләде. Финанс мәсьәләсе уңай хәл ителгән очракта авыл уртасында бик матур, эчтәлекле парк барлыкка киләчәк. Моннан тыш җирләр кибү белән, урамга асфальт юл салу башланачак. Моннан тыш авылда яңа клуб төзелә башлауга да өмет зурдан.

Бу матур үзгәрешләр җәй уртасында әзер булып, кунакларга зур бәйрәм чарасында “К.Насыйри сабантуе”нда тәкъдим ителер дип көтелә. Очрашуда катнашкан эшмәкәрләр дә үзләренең матур фикерләрен җиткереп кенә калмыйча, кайбер проектларда катнашырга әзерлекләрен белгертте.
Без исә, планнарның  тормышка ашуын теләп  калабыз. Һәм район җитәкчелегенә бу эшләрдә актив катнашуына рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чыганак: https://yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*