Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде
Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде

Сабада 650гә якын бала өчен ифтар үткәрелде

Рамазан аеның 24нче көнендә Байлар Сабасы бистәсендә урта мәктәп базасында 650гә якын ураза тотучы бала өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Зур масштаблы авыз ачтыру елдагыча район җитәкчелеге, Саба мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды.

Рамазан аенда ураза тотучы яшүсмерләргә һәм яшьләргә вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде. 650гә якын бала вәгазь тынлады, викторинада катнашты, намаз укыды, бергәләп авыз ачты.

Ураза тотучы яшүсмерләрне кунак итү ифтарларын киләсе елларда да дәвам итү көтелә.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*