tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә Каюм Насыйрины искә алалар
Яшел Үзәндә Каюм Насыйрины искә алалар

Яшел Үзәндә Каюм Насыйрины искә алалар

20 февраль көнне 11:30 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәрендә бөек мәгърифәтче, татарның Леонардо да Винчисы – Каюм Насыйриның юбилеена багышланган “Каюм Насыйри мирасы” әдәби-музыкаль кичә оештырыла.

​​​​​​Яшел Үзәннең музыкаль театры бинасында (Ленин урамы, 13 йорт) узачак кичәне районның үзәкләштерелгән китапханә системасы үткәрә.

Яшел Үзәннән китапханә методисты Әнисә Оченева хәбәр иткәнчә, Каюм Насыйриның 195 еллыгына багышланган бәйрәмгә Казаннан да мөхтәрәм кунаклар килүе көтелә. Кунаклар арасында Разил Вәлиев, Роберт Батулла, К.Насыйри музей-утары директоры Раушания Шәфигуллина, К.Насыйриның авылдашлары һ.б. бар.

Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары һәм Яшел Үзәннең яшь иҗатчы чыгышлары белән үрелеп барган чарада район җитәкчелеге һәм дин әһелләренең чыгышлары да көтелә. Бәйрәмдә төрле мастер-класслар оештырыла, шифалы үлән рәсемнәре төшерелгән үзенчәлекле открыткалардан торган күргәзмә дә эшлиячәк.

Белешмә:

Каюм Насыйри – энциклопедик галим. Ул татар әдәбияты («Кырык вәзир кыйссасы», «Буш вакыт», «Кырык бакча», «Әбүгалисина», «Фәвакиһел җөласа фил-әдәбият»;) татар теле («Дөрес һәм матур язу кагыйдәләре», «Ән-мүзәҗ», татар теленең икетомлык аңлатмалы сүзлеге, татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр); этнография; фольклор; педагогика һәм методика («Әхлак рисаләсе», «Утыз вәгазь», «Китап әт-тәрбия»); астрономия; математика («Хисаплык», «Гыйльме һәмдәсә»); география («Истилаһәте җәгърәфия»); физиология; ботаника; слесарьлык эше; кулинария; журналистика буенча хезмәтләр яза.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*