tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр «Таба»да кайнаша
Яшьләр «Таба»да кайнаша

Яшьләр «Таба»да кайнаша

Берәрсе «Таба!» дип кычкырса, күз алдыгызга нәрсә килә? Аш бүлмәсендәге бик файдалы һәм еш кулланыла торган җиһаз дип уйлыйсызмы? Юк шул, нык ялгышасыз.

Сүз Казанда икенче тапкыр узган, этномәдәни проектларны гамәлгә ашырган һәм төрле халыкларның мәдәни байлыкларын саклап калдырырга дип максат куйган 200 егет һәм кызны җыйган «Таба» яшьләр этнофорумы турында бара.

– Әлеге форумда күпмилләтле республика халкының, бигрәк тә яшьләрнең матур иҗат эшчәнлеге чагылыш таба. Барлыгы 300 гә якын проект тәкъдим ителгән. Сайлап алынганнар арасыннан иң яхшыларына киләчәктә, әлбәттә, ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең күпмилләтле халкыбызның шушы тыныч һәм матур мөнәсәбәттәге, бер-береңә олы хөрмәт белән яши торган тормышыбызны алар тагы да камил итәчәк дип саныйм», – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Президент каршындагы комиссия башлыгы Марат Әхмәтов.

Искәртеп әйтергә кирәк: форумның төп максаты – яшьләр арасында этник өлкәдә заманча һәм мөһим булган проектларны үстерү, аларга ярдәм итү һәм алга таба гамәлгә ашыру өчен платформа тудыру. Шулай ук, быел дәүләт ярдәменә өмет иткән проектлар саны икеләтә арткан. Форумда Россия төбәкләре, республиканың шәһәрләре һәм районнары катнашты. Проектларның төрлелеге дә күзләрне камаштыра. Җыр төркемнәре, төрле милләтләр биюләренең үзенчәлекләрен яктырткан, телләрне үстерүгә юнәлдерелгән һәм башка төрле проектлар җюри әгъзалары һәм тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Шулай ук матди сәнгать тә кызыксыну уятты. Халыклар бердәмлеген чагылдырган тукымадан рәсемнәр, татар халкының чулпылары, тәңкәләре, савыт-саба, кием-салым. Һәм барысы да кулдан эшләнгән!

«Биредә студентларның төрле техникада башкарылган эшләре тәкъдим ителде. Тәлинкәләр һәм кызыл балчыктан ясалган савыт-саба, нигездә, этник планда оештырылган. Мәсәлән, татар орнаменты, үсемлекләр рәсеме. Студентлар иң беренче булып тәлинкәне кешегә яраклы буяулар белән бизи, аннары әзер хезмәт мичкә озатыла. Бер савыт-саба өчен 2 сәгать сарыф ителә» – дип сөйләде Казан техник милли-тикшеренү университетының дизайн кафедрасы укытучысы Любовь Шиһабетдинова.

«Татар орнаментлары белән бизәлгән күн букчаларны 10-12 ел ясыйбыз. Күнне Италиядән, Төркиядән, Россиядән алабыз. Аннары тукыманы вак кисәкләргә кисәбез дә, кулдан тегү, орнаментлар чигү процессы башланып китә. Бер букча өчен якынча бер көн дә җитә. Бу гүзәллек белән төрле ярминкәләрдә катнашам, мәсәлән «Печән базары», шулай ук «Таба»га да үз өлешемне кертәсе килде», – дип хезмәте белән Рәшит Хәсәншин таныштырды.

Кайбер катнашучылар Казанга бары тик идея белән генә килсә, кайберәүләр инде чынга ашырылган хезмәтләре белән таныштырдылар. Бары өч финалист кына 50 меңлек грантка ия булды: Герман Винокуров һәм Павел Александров, Евгений Шутько, Гөлназ Ханнанова.

«Мин – «Уличные крылья» дип аталган республикада бердәнбер профессиональ урам театры җитәкчесе. Ул 3 ел элек оешты. Пандемияле елда без «Этно» спектаклен уйлап чыгардык. Аның эчтәлеге турында озак сөйләштек, әмма Европага чыгар, төрле шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөрер өчен безне аерым этнос вәкиләре итеп күрсәткән контент кирәк булып чыкты. Төрки һәм көнчыгыш мотивлары белән пластик театрыбыз ярдәмендә без тамашачыны борынгы бабаларын искә төшерергә этәрәбез. Проектның асылы – Идел буендагы 5 регион буенча этно-тур оештыру. Киләсе елга хыялларыбыз чынга ашыр дип ышанабыз», – ди Гүзәл Ханнанова.

«Халыклар дуслыгы» фестивале кысаларындагы концерт «Таба»ны тагы да «кыздырып» җибәрде. Чарада вокал һәм бию номерлары тәкъдим ителде. Шуларның берсе – «Зәкәрия» фолк-групп төркеме.

– Без 2017 елда оештык. Башта алты кеше идек һәм барыбызда төрле милләт вәкилләре: татар, башкорт, керәшен, мордва, удмурт. Хәзер без барлыгы дүрт кеше калдык. 2019 елда «Таба» акселераторының җиңүчеләренең берсе булдык һәм быел шул грантны тормышка ашырабыз. Бүгенге көндә алдыбызга куйган төп максат – төбәктә яшәүче милләтләрнең сигез телле, элекеге көйләрне яшьләргә уңайлы итеп ясап, яңа форматлы җырлар тупланган диск булдыру. 16 җыр тиздән әзер булачак!», – диделәр «Зәкәрия» төркеме катнашучылары Лилия Җиһаншина һәм Әдилә Мөбәрәкова.

Киләсе 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Димәк, алда шундый зур территориябәздә безнең белән янәшә тормыш иткән төрле милләт вәкилләре белән җылы мөнәсәбәтләрне саклауга юнәлдерелгән проектлар бихисап булачак. «Таба» яшьләр форумы, әлбәттә, бу зур идеяле хәрәкәткә кушылды: бер зур чарада төрле халыклар бер-берсе арасында тәҗрибә уртаклашты, күршеләренең теле, тарихы һәм йолалары белән танышты, киләчәк буынга кызыклы проектлар белән мәңгелек хәзинәне тапшыру мәсьәләсен кайгыртты. Һәм барысы да яшьләр!

Айзилә Сабирова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*