tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар берлеге #Такташ120 флешмобы уздыра!
Язучылар берлеге #Такташ120 флешмобы уздыра!

Язучылар берлеге #Такташ120 флешмобы уздыра!

2021 елның 1 гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыра. Татарстан Язучылар берлегенең социаль челтәрләрендә Һади Такташның шигырьләре, поэмаларыннан өзекләр, башка авторларның Такташка багышлап язылган әсәрләре, әдәбият галимнәренең Такташ шәхесенә булган фикерләре дә керә. Флешмобта төрле телләрдәге язмалар урнаша ала.

Хештег – #Такташ120

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 нче елның 1 нче гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда 1911 нче елдан 1913 нче елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.

1923-1924 елларда Чаян журналының җаваплы сәркатибе, 1923 елда «Җир уллары трагедиясе» Һәм башка шигырьләр» беренче җыентыгы дөнья күрә. 1924 — «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын трибунадан укуы белән зур популярлык казана. 1925 — «Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1926-1929 — «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе. 1926 — «Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1929-1931 — «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе.

«Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм «Мәхәббәт тәүбәсе»(1927), «Алсу»(1929), «Мокамай» кебек лирик поэмалары билгеле. 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*