Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасы февраль күчмә утырышын каһарман шагыйребез Муса Җәлил туган көненә туры китереп җыйды.
Каһарманнар өлеше

Басма журнал кебек
Төбәкнең “Ак калфак” җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина утырышны йөрәк 
Биш тә биш
Саулыкка килгәндә, бу турыда мәгълүмәтне җентекләп җиткерүче эксперт ролен Вятка Аланы “Сәламәтлек үзәге” җитәкчесе Светлана Леонидовна Логинова үтәде. Ул,башта, залда утырган халыкны беркат күз йөртеп чыкты да, күпчелекнең олы яшьтә икәнлеген күреп, кайсыгызның үзе белән нитроглицерин даруы бар дип сорады. Бу дару беркемдә дә 
- Хәзер табиблар нитроглицеринны бик тәкъдим итмиләр, ә бит ул үз яныгызда калдырмый йөртә торган дару, – диде Светлана Анатольевна һәм йөрәк һәм кан тамырларына кагылышлы авырулар турында сөйләп китте.
Икенче соравы холестерин турында иде.
- Үз холестерины ничә икәнлеген кем белә? Кайчан үлчәткән идегез?
- Моңа да җавап булмады.
- Кан анализында холестерин күрсәткече 5,5 булырга тиеш, шикәрнеке дә 5,5. Югары икән – бу саулыгыгыз турында ныклап кайгырта башлауга сәбәп, – диде ул катгый итеп.
Зәм – зәм
Вятка Аланы мәчетеннән Миннегалләм абыстай Дәүләтшина без җыелган җирдә һәрвакыт вәгазь сөйли. Бу юлы да шулай булды. Әмма Муса Җәлил туган көне уңаеннан иң башта ул ана теле һәм милләтебез язмышы турында үзе язган шигырьне укыды. Абыстай вәгазендә саулыкка дин аша күз салып, карап торышка гади генә кебек, чынлыкта бик мөһим һәм бик тә урынлы булган киңәшләрен бирде.
- Динебездә су эчүгә игътибар зур,әмма су эчә белүнең хикмәте бар, – диде абыстай. Ул безгә тәмләп карарга зәм-зәм суы алып килгән иде, бисмилла әйтеп, теләк теләп, аны эчәргә өйрәтте. Кем нинди теләк теләгәндер, белмим, шәхсән үзем, без, хатын-кызларның, менә шулай җыелышып, ана телебездә сөйләшеп, йөрәк серләребезне яшерми узара дустанә утырышуларыбыз дәвамлы булсын иде дидем.
Эрбет
Сәламәтлек темасын Рәйсә ханым дәвам итеп эрбет чикләвеге турында сөйләде. Сөйләде генә дә түгел, эрбет сөтеннән дә авыз иттек.
- Базарга барып 1 килограмм эрбет чикләвеге алып кайтасыз, ул бер 900-1000 сумга төшә. Шул микъдәр сезгә бер айга җитә, – дип сөйли-сөйли Рәйсә ханым блендер әйләндерде. Аңа дүрт аш кашыгы чамасы чикләвек һәм су салынган иде. Күз алдыбызда ап-ак сөт барлыкка килде. – Менә, сыер да кирәк түгел, – диде ул елмаеп. – Эчеп карагыз әле, яңа сауган сөт исе һәм тәме килә! Куерак итеп чыгарсагыз сөт өсте кебек була!
Эрбет сөте килгән һәр кешегә тәмләп карарга җитте. Халык бик аптырашты. Чыннан да, яңа сауган сөт тәме килә иде.

Күпме ашарга соң? Көн саен бер уч тулыр-тулмас эрбет чикләвеге ашаган кеше оттырмый.
Әлеге чикләвек кан составындагы артык холестеринны да киметә. Файдасы югалмасын өчен, аны, әлбәттә, кыздырмый һәм пешкән әйберләргә кушмый ашыйсы.
Шаккаттырды
Пешерми ашауга килгәндә, утырышка килүчеләрне сенсацион чыгыш көтә иде. Бүгенге утырышның махсус кунагы – Фирая ханым Гарифуллина булды. Ничә яшьтә икәнлеге әйтелмәгән булса, тиз генә яшен ачыклап булмас иде. Фирая ханым биологик яшенә караганда күпкә яшь күренә. Арган-талчыкан кыяфәт тә юк, күптән пенсия яшенә кергән булса да эшләвен дәвам итә. Кайда эшләгәнен күпләр белә. Фирая ханым фармацевт. Ул район хастаханәсендә урнашкан аптекада күп еллар хезмәт итә инде.
Хастаханәдә эшләсә дә, моннан берничә ел элек кунагыбыз бик нык авырый башлый. Табиблар ярдәме тими диярлек, шул вакыт ул, соңгы чик дип, пешерми ашауга күчә. Башта бар булган чирләре яңара гына, әмма соңыннан алар бар да китә.
Пешерми ашау ул нәрсә? Әлбәттә, җиләк-җимеш, яшелчә, төре үлән һәм чикләвекләр белән генә туклану.
- Пилмән дә ашамыйсың мени? – дип сорады бер ханым, нык аптырап.
- Юк, камырдан пешкән ризык та ашамыйм, – диде ул, елмаеп. – Кайда да булса кунакта чакта, хуҗаларны интектермәс өчен, кабарга туры килә, ә болай үзем өчен менә берничә ел инде ризык пешермим. Иртән торгач бүлеп-бүлеп ике литр су эчәм, беренче мәртәбә унбер тирәсендә генә ашап алам. Иртән һәр көн тибетныкы дип йөртелә торган һәм гормональ дип атала торган гимнастикалар ясыйм…
“Кояш” белән рәттән
Безнең утырыш Вятка Аланы “ЭтноМир” милли мәдәни үзәкнең тамаша залында барды. 
Миңа Киров өлкәсе татарлары конгресы җитәкчесе Равил Рамил улы Нургалеев үз исеменнән райондагы “Ак калфак” җитәкчеләренә язны ашыктырып бүләккә гөлләр тапшырырга кушкан иде. Урта Шөннән Рәмзия ханым Габдрахманова, Сасмактан Ризилә ханым Гыйльфанова, Түбән Шөннән Фатыйма ханым, Сосновка шәһәреннән Әлфия ханым Сабирова, Ямулдан Гөлсинә ханым Исламова һәм Вятка Аланыннан Рәйсә ханым Мөхәммәтшина – барыгызга да милләт өчен дип тырышып йөргәнегез, фидакарь хезмәтегез өчен ихластан зур рәхмәт!
Шәмсия Хәлимова, “Ак калфак” җитәкчесе
Автор фотолары