ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос: “Казан – мөселман дөньясының цивилизациясе”
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең  махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос: “Казан – мөселман дөньясының цивилизациясе”

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос: “Казан – мөселман дөньясының цивилизациясе”

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе Мигель Анхель Моратинос «Милли тормыш һәм дин»
XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенының пленар утырышында Казанны мөселман дөньясының цивилизациясе, дип атады. “Бу көннәрдә мин Казанда сәясәт, дин, икътисад, яңа технологияләр – гомумән, тормышның бар өлкәләренә караган бик күп төрле кызыклы фикерләр, идеяләр ишеттем. Онытмаска кирәк: икътисад та әһәмиятле, яңа технологияләр дә кирәк. Әмма рухи як турында да онытмаска кирәк”, – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе кичә Мигель әфәндегә дин әһелләре җыены турында сөйләгән һәм ул бу чарада катнашырга теләк белдергән. “Бүген дөньяда тыныч түгел, исламофобия күренешләре дә бар. Мондый җыеннар үткәрү, берләшү, фикер алышу бик кирәк. Әлеге җыенда ишеткән фикерләр, уйлар сезгә урыннарда мөселман өммәтен берләштерергә, алга этәрергә мөмкинлек бирер”, – дип билгеләп үтте мөхтәрәм кунак.

“Сез мөселманнар, имамнар, җәмгыять вәкилләре. Безнең оешма – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча эшчәнлеге сезнең тәкъдимнәрсез, фикерләрсез, сезнең ярдәмсез эшли алмый. Бу уңайдан Татарстан – үрнәк. Сез төрле милләтләр, төрле диннәрнең, төрле этносларның дуслыгына ирешә алдыгыз”, – диде Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*