tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк татар гаиләләре
Үрнәк татар гаиләләре

Үрнәк татар гаиләләре

Чардаклы районының ЗАГС бүлегендә үрнәк татар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Үрән авылында гомер кичерүче бәхетле пар – Рифкать Мөхәммәтша улы белән Рузалия Канбәр кызы Сафиннарның гаилә корып бергә яши башлауларына быел 55 ел була. Алар якыннары белән бергә Изумруд туйларын билгеләп үтәләр. Бу дөньядагы иң зур байлыгыбыз – ике балабыз, дүрт оныгыбыз һәм ике оныкчыгыбыз, ди Сафиннар.

Ә Папау авылында яшәүче Камил Абдулла улы белән Рәйханә Хәлим кызы Кадермәтовлар менә 50 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Бүген өч улыбыз белән дүрт оныгыбызның, балдан татлы өч оныкчыгыбызның бәхетенә, уңышларына шатланып тыныч картлык көннәре кичерәбез, ди Алтын туйларын каршылаган бәхетле пар.

Папау авылыннан тагын бер бәхетле, күпләргә үрнәк булырлык пар – Ренат Камил улы белән Альбина Фәрит кызы Кадермәтовлар Көмеш туйларын каршылый. Алар 25 ел иңгә-иң куеп, аңлашып яшәп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде өч оныгыбыз бәхетле тормышыбызга кабатланмас ямь өстиләр, ди Ренат белән Альбина.

Юбилейлы гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүче парлар актларны теркәү китабына имзаларын куйдылар. Аларга Ульяновск өлкәсенең ЗАГС агентлыгы җитәкчесе Жанна Назарова исеменнән котлау адреслары тапшырылды.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*