tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды
Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасына килде. Биредә Луганск Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде, Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге хакында сөйләде. Милли Шура рәисе шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Чарада Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәре «Таң» шәһәр татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Карачурин Флүр Сәяр улы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Кәбирова Гөлфия Җәмил кызы Бөтендөнья татар конгрессының Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен медале белән бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Луганск Халык Республикасы Алчевск шәһәре «Таң» шәһәр татар мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сөнгәтуллина Тәнзилә Равил кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасының Антрацит шәһәре бүлеге җитәкчесе Соболева Нурия Алиәкбәр кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасының Кировск шәһәре бүлеге җитәкчесе Бирюкова Гөлчәчәк Абдулла кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле солисты Садыйкова Рәшидә Шамил кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле солисты Мингалиева Дания Сәет кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «Җаным» ансамбле гармунчысы Үзбәков Шаһмәрдан Ибраһим улы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Сливина Раушания Морат кызы, Луганск Халык Республикасы «Чишмә» татар мәдәни үзәге» Төбәк иҗтимагый оешмасы Алпатова Әлфия Шаһмәрдан кызы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Луганск Халык Республикасы татарлары җәмгыятьләренә Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре: Төсле принтер, ламинатор, татар милли костюмнары һәм китаплар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*