tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Замана» – бәйрәмнәрнең милли бизәге
«Замана» – бәйрәмнәрнең милли бизәге

«Замана» – бәйрәмнәрнең милли бизәге

Чаллыдагы күпчелек бәйрәмнәргә килүчеләрне милли киемнәрдән киенгән абый-апалар гармунда уйнап каршы ала. Алар – «Энергетик» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Замана» ансамбле артистлары. Әлеге коллектив – бәйрәмнәрнең милли бизәге. «Замана» ансамбле 10 ел инде халкыбызга хезмәт итә.

Ун еллык тарих
– Безнең тарих еракка барып тоташа. Күпчелегебез, шул исәптән мин дә, 1975 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге татар халык хорына йөргән идек, – ди ансамбльнең старостасы Гүзәл Сәгыйтова.

Билгеле сәбәпләр аркасында татар халык хоры таралган, андагы егет-кызлар да төрлесе төрле якка киткән. Еллар узып, балалар үсеп, эшләре кимегәч, алар янәдән иҗатка тартылган. «Ун ел элек Зөфәк Галләмов белән «Энергетик» мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева янына барып, үзебезнең теләкне җиткердек. «Штат та, бүлмәләр дә юк. Сәхнә буш вакытларда килегез, шөгыльләнегез. Тырышыгыз», – диде. Шулай итеп җыр-моңны яратучы төрле һөнәр ияләреннән торган 12 кешелек ансамбль барлыкка килде», – ди Гүзәл ханым.

Оста гармунчы, виртоуз баянчы Зөфәк Галләмов җитәкчелегендәге ансамбль «Энергетик» мәдәният сараенда узган чараларда гына түгел, шәһәр, республика күләмендәге бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясый. 2021 елда коллектив халык ансамбле дигән дәрәҗәле исем ала, «Балкыш» фестивалендә берничә тапкыр лауреат була. Дүрт тапкыр Мәскәү Сабан туенда катнаша. Ансамбль артистлары төрле хәлләргә дә очрыйлар.

Бер елны Мәскәү Сабантуе башлангач ут бетә. Чаллының мәдәният идарәсенең ул чактагы  башлыгы Эльвира Ногманова «Замана» ансамбле егет-кызларына: «Сез тере тавышка җырлыйсыз. Бәйрәмне өзмәскә иде бит», – ди. «Замана» ансамбле музыка уен коралларына кушылып, бер сәгать тере тавышка концерт куя. Шулай итеп тамашачылар мәйданда ут булмавын сизми дә калалар.

Чаллы Сабан туенда тугыз ел чыгыш ясый алар. «Җырлыйк әле» тапшыруында да катнашалар. Моннан тыш, ансамбльнең һәр артистының туган ягында, социаль учреждениеләрдә чыгышларын тәкъдим итәләр. «Шәһри Чаллы пятачокларын да үзләренең матур җырлары белән бизәделәр. Тамашачы аларны ярата, кушылып җырлый, рәхәтләнеп бии. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов ярдәме белән затлы костюмнар да тектергәннәр.
Бүгенге көндә «Замана»да тугыз ир-ат, тугыз хатын-кыз. Ирләр тавышы булу – аларның өстенлеге.

Ансамбльгә күпкырлы талантлар җыелган
Мамадышта туып-үскән Гамбәрия Газизуллина «Мәрхәмәт»тә ятим балаларга ашарга пешерә. Матур җырлый. Моның өстенә ул спортчы да. 60 яшьлек спортчылар арасында чаңгы ярышларында республика күләмендә еш кына беренче урын алып кайта ул.
Газетабызның тугры дусты Зәбир Хәлимов – Татарстанның атказанган укытучысы. Ул да 1980 елларда Азат Тимершәех, Николай Храмов һәм башкалар белән бергә татар халык хорына йөргән. Матур җырлый, шигырьләр язып, аларны тамашачыларга сәнгатьле итеп укый. Гармунда да уйный. «Алтын йөрәкле» кеше исемен йөртә. «Кайда гына чыгыш ясасак та, безне тамашачылар җылы кабул итә. «Замана» ансамбле зәвыклы иҗатны яратучы тамашачыларга кирәк. Без репетицияләргә дә, концертларга да теләп йөрибез. Хатыным да сүз әйтми. Ул да матур җырлый, ләкин үзен күбрәк дингә багышларга булды», – ди Зәбир абый.
Фәнис Гыйниятов – ансамбльнең алыштыргысыз музыканты. Ул 12 төрле уен коралында бер үк дәрәҗәдә оста уйный.
Музыка мәктәбен тәмамлаган профессиональ баянчы Фәнилә Салихованың үзе уйнап, үзе җырлавына сокланмаган кеше сирәктер.
Моң сандыгы Рәкыйф Хафизов. Ул 37 ел 4нче маршрутта юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча автобус йөрткән. «Аңардагы моң күңелләрне, йөрәкләрне айкый», – ди Гүзәл ханым.

Саба егете Миңнегали Мөхәммәтшинның өздереп баянда уйнавы ни тора?!
«Замана» ансамблендәге 18 кешенең һәрберсе турында аерым язарлык. Аларның күбесе эшли. Шуңа да карамастан, атнасына ике тапкыр кичке сәгать 5тән 8гә кадәр репетициягә йөриләр.

Аларны Чаллыда да, районнарда да яраталар
«Энергетик» мәдәният сараена ремонт ясалгач зур, якты бүлмә биргәннәр үзләренә. «10 ел элек Гөлзада Мөхәммәтовна урын юк дип безне борып чыгарса, бүгенге «Замана» ансамбле булмас та иде. Беренче чиратта аңа бик зур рәхмәт. Сәламәт булсын. Ә безгә Аллаһы Тәгалә эшләргә, иҗатта кайнарга насыйп итсен. Җыр бит кешене яшәртә, ә безнең картаясыбыз килми», – ди ансамбльнең «әнисе» Гүзәл Сәгыйтова.
2023 елның февралендә ансамбльгә җитәкче итеп Атлас Әмируллинны куйганнар. Ул «Чишмә» халыклар дуслыгында «Җәүһәр» ансамблендә эшли. «Ансамбльнең чыгышын Чаллыда да, якын-тирә районнарда да яраталар», – диде ул да «Замана» белән горурланып.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*