tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды

Бөгелмәдә тугызынчы тапкыр “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Быелгы чара Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды.

Күркәм гадәт буенча бәйге Коръән уку белән башланды. Аннары Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов җиткерде. Ул “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивален оештырганы һәм үткәргәне өчен Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиевага, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновка рәхмәт хатлары тапшырды. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән барлык катнашучыларны Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев сәламләде.

Бу көнне Татар мәдәнияте үзәге залына 200гә якын мөнәҗәт башкаручы җыелды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектның географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел катнашучылар Самара өлкәсеннән һәм Башкортостан Республикасыннан, Татарстанның Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Сарман, Кукмара, Ютазы, Мөслим, Чирмешән, Теләче, Югары Ослан, Яңа чишмә, Зәй, Арча районнарыннан килде.

Катнашучыларның иҗади чыгышларын тәҗрибәле жюри бәяләде, аның составында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева; җырчы, композитор, халыкара, республикакүләм һәм төбәк бәйгеләре лауреаты һәм дипломанты Римма Кадыйрова; күп санлы фестивальләр лауреаты, югары квалификацияле музыка педагогы Фәния Әхмәтшина бар иде.

Конкурс ике номинациядә узды: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. “Соло” номинациясендә катнашучылар өч яшь төркеменә: кече (7-12 яшь), урта (13-17 яшь) һәм өлкән (18 яшьтән өлкәнрәк), ә “Ансамбльләр” номинациясе ике төркемгә бүленде: кече (мәктәп яшендәге балалар) һәм өлкәннәр. Бәя бирүчеләр башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һ.б. игътибар итте. Фестивальдә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, ә һәр солистка һәм ансамбльгә конкурста катнашу хакында сертификатлар бирелде.

Катнашучыларның конкурска бик җаваплы карауларын, милли костюмнарның күплеген билгеләп үтәргә кирәк.

Бәйге нәтиҗәләре:

“Ансамбльләр” номинациясе (18 яшькә кадәр)

1 урын – “Шатлык” (Сарман районы)

2 урын – “Балачак” (Сарман районы)

“Соло” номинациясе (7 яшьтән 12 яшькә кадәр)

1 урын – Камилә Галимова (Бөгелмә)

2 урын – Самирә Сабирҗанова (Сарман районы)

“Ансамбльләр” номинациясе (18 яшьтән өлкәнрәк)

1 урын – “Чишмә” (Сарман районы)

1 урын – “Рәйхан” (Лениногорск районы)

2 урын – “Наз” (Чирмешән районы)

3 урын – “Хәзинә” (Югары Ослан районы)

“Соло” номинациясе (18 яшьтән өлкәнрәк)

1 урын – Нурсинә Зәйдуллина (Самара өлкәсе)

1 урын – Халидә Вафина (Арча районы)

2 урын – Марсилия Гәрәева (Сарман районы)

2 урын – Римма Яруллина (Баулы)

3 урын – Тәслимә Шәрипова (Лениногорск районы)

3 урын – Эдуард Гафиятуллин (Бөгелмә)

Өстәмә номинацияләр:

“Тамашачылар симпатиясе” номинациясе – “Ихлас” ансамбле (Әлмәт районы), Мәрьям Гомәрова (Ютазы районы), Язилә Гәрәева (Бөгелмә), Язилә Латыйпова (Кукмара районы).

Җиңүчеләрне дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*