tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә “Әйлән-бәйлән” район фестивале ахырына якынлаша
Зәйдә “Әйлән-бәйлән” район фестивале ахырына якынлаша

Зәйдә “Әйлән-бәйлән” район фестивале ахырына якынлаша

Имәнлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре фестиваль кысаларында “Каз канаты сыдыру” йоласын сәхнәләштереп күрсәтте.

Көзен башта авылларда каз өмәләре гөрли. Аннан аларга “Каз канаты сыдыру” йоласы ялганып китә. Имәнлебашлылар “Каз өмәсе” йоласын яңарту буенча районда танылганнар иде инде. “Каз канаты сыдыру” йоласын да оста итеп сәхнәләштереп күрсәтә алды. Аның башында “Җәүһәр” татар фольклор коллективы торды. Аларга авылның әби-апалары һәм яшь буын да кушылды.

Татар халкының борынгыдан сакланып килгән “Каз канаты сыдыру” йоласы Имәнлебашта борынгыча сакланып калган. Сыдырылган канатлар аннан казлар йөри торган урыннарга чәчелә. Бу йоланың да үз аңлатмасы бар: киләсе елда казлар тагын да күбрәк булсын.

– “Канат сыдыру ” йоласында катнашкан барлык авылдашларга рәхмәтлемен, алар мәдәният хезмәткәрләренең һәр башлангычын хуплап кушылалар. Авылыбызның әби-апалары, кызлары, егетләре, балалары чын артистларча чыгыш ясадылар, – ди Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Энҗе Әхмәтҗанова.

Чара өмә җырлары, табышмаклар, жырлы-биюле уеннар, тизәйткечләр белән аралашып барды. Анда мәзәк хәлләр, кызыклы вакыйгалар да искә алынды. Өмәчеләргә исә табаларда чыжлап коймаклар пеште.

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*