tatruen

Архив за день: 10.04.2014

Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк

27 апрельдә Сургутта (Ханты-Манси автономияле округ) Балалар сәнгате мәктәбенең концерт залында “Уйна, гармуннар” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу бәйгене ел саен төбәк һәм шәһәр татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыра. Конкурс 4 номинациядә үтә: 16 яшькәчә балалар, үзешчән гармунчылар, профессиональ гармунчылар, гармунчылар коллективлары. Оештыручылар һәм катнашучыга милли киемдән сәхнәгә чыгуны һәм фестивальнең гимны булып саналган “Гармун лаыйк әле, дускай” җыр көен уйный белүләре таләп ...

Дәвам »

Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады

9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, “Татмедиа” оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте. Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның ...

Дәвам »