tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның Ураза гаете белән котлавы
Васил Шәйхразиевның  Ураза гаете белән котлавы

Васил Шәйхразиевның Ураза гаете белән котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Ураза гаете белән котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканан кояш баеганчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык.

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә “Кем Рамазан аенда чын күңелдән бирелеп уразаларын тоткан булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр” дигән. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбәрак булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*