tatruen
Баш бит / Архив модератора: Мунира Сагидуллина (страница 89)

Архив модератора: Мунира Сагидуллина

Уралда җыр–моң бәйрәме

Татар халкы җырга – моңга бай халык. Ул безгә әби –бабаларыбыздан күчкән. Киләчәк буыннарыбызның да милли моңнарыбызга битараф булмавы сөендерә. 2014 нче елның март ахырында, Екатеринбург шәһәрендә булып узган “Урал сандугачы” фестивале моның ачык мисалы. Фестивальдә Россия төбәкләреннән кырыктан артык  бик күп яшь талантлар катнашты. Екатеринбург шәһәреннән “Күгәрчен” татар–башкорт балалар ансамбле махсус приз белән бүләкләнде! Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты ...

Дәвам »

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар. Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка ...

Дәвам »

Кайгынамә

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюро әгъзасы Ульяновск өлкәсе, татар төбәк милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Рәмис Фәрук улы Сафинның әтисе  Фәрук аганың вафат булуы сәбәпле  мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Дәвам »

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә ...

Дәвам »

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Иртәгә Казанда татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узачак. Билгеле булганча, оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган иде. Статистика буенча: БДБ илләреннән, төгәллрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән  – 45. Журналистларның иҗади җимешләренә “Татмедиа” Республика ...

Дәвам »

Татар мөхәррирләре Казанда

Бүген Казанда Русия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары өчен тренинг–семинар  үзенең эшен башлап җибәрә. Әлеге тренинг–семинар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла. Семинарда Русиянең 8 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре катнашачак. Программа нигезендә бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу булачак.очрашу вакытында мәгълүмати – ...

Дәвам »

Минзәләдә очрашулар…

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан  районнары белән эшләү буенча бүлек башлыгы Данис Шакиров, һәм мәгълүмати–аналитик идарә  хезмәткәре Гөлүсә Низаметдинова  Муса Җәлил исемен йөртүче Минзәлә педагогия көллиятендә “Якташым – милләт күрке” исеме астында  уздырылган, студентларның бөтенроссиякүләм семинарында катнаштылар. Семинарга республиканың төрле районнарыннан студентлар, аларның җитәкчеләре килгән иде. “Көллият һәр елның февраль аенда, Советлар Союзы герое Муса Җәлилне искә алу  чаралары уздыра, һәм ...

Дәвам »

Күренекле милләттәшебез вафат булды

Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Балтач районының Карадуган авылындагы “Себер юлы тарихы” музее директоры, китаплар авторы, шактый еллар Бөтендөнья татар конгрессының Балтач бүлекчәсен җитәкләгән Зиятдинов Бакый Шәймулла улы фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Бакый абый  1930 елның 19 гыйнварында Таузар авылында туган. 1944 елда туган авылындагы “Көрәш” колхозында эшли. 1945–1948 елларда Балтач урта мәктәбендә укып, урта белем ала һәм Казан укытучылар ...

Дәвам »