tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Иртәгә Казанда татар дөньясының тормышын, көнкүрешен иң яхшы яктыртучы «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узачак.

Билгеле булганча, оештыру комитетына 91 гариза тапшырылган иде. Статистика буенча: БДБ илләреннән, төгәллрәк Казахстаннан – 1; Русиянең 8 төбәгеннән – 17; Татарстанның 11 районыннан – 28 һәм Казан шәһәреннән  – 45.

Журналистларның иҗади җимешләренә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары: “Татарстан –Яңа гасыр” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, “Болгар” радиосы  баш мөхәррире Шәмсия Җиһангирова, “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең милли проектлар җитәкчесе Гөлнара Сабирова, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Марсель Галиев, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, «Сабантуй» газетасы баш мөхәррире Айдар Гыймадиев, «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати–аналитик Идарәсе  җитәкчесе  Гөлназ Шәйхи .

Конкурсантлар эшенә түбәндәге номинацияләр буенча бәя бирелде: “Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен яктырту”; “Татар авылларының сакланышын һәм үсешен яктырту”; “Татар халкына хезмәт итүче эшмәкәрләрнең хезмәтен яктырту”; “Татар милли  көрәшен популярлаштыру”; “Балалар өчен иң яхшы журналистик материал”; “Милли мәгариф мәсьәләләрен яктырту”; “Татар халкының милли мәсьәләләрен яктыртучы интернет-сәхифә”, “Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту”, “Милли тормышны яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы”.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 25  җиңүчегә дипломнар һәм акчалата премия тапшырылачак.  Бүләкләү тантанасы турында сайтыбызда махсус репортаж булачак.

Әйтергә кирәк, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе бүгенге көндә татар җәмгыятен борчыган  мәсьәләләре ачык әйтеп калу өчен зур мөмкинчелек тудыра торган мәйдан.

Бәйгенең оештыручылары: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*