Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар мөхәррирләре Казанда
Татар мөхәррирләре Казанда

Татар мөхәррирләре Казанда

Бүген Казанда Русия төбәкләрендәге татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары өчен тренинг–семинар  үзенең эшен башлап җибәрә. Әлеге тренинг–семинар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла. Семинарда Русиянең 8 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан татар массакүләм мәгълүмат чаралары мөхәррирләре катнашачак.

Программа нигезендә бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу булачак.очрашу вакытында мәгълүмати – аналитик Идарәне тәкъдим итү дә күздә тотыла. Очрашудан соң иҗат кичәсе булачак.

27 февраль көнне «Массакүләм мәгълүмат чараларындагы этник мәсьәләләр», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш тенденциясе», «Шәхси басмалар ничек эшли?», «Кызыклы материал әзерләү нечкәлекләре», «Бүгенге заман матбугаты нинди булырга тиеш» дип исемләнгән темаларга тренинг–семинарлар узачак. Шулай ук семинар нәтиҗәләре буенча  түгәрәк өстәл уздыру да каралган һәм анда катншучыларга махсус сертификатлар тапшырылачак. Кич белән исә – «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*